Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Концерт программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук бәйрәм концерты һәм котлаулар белән ДБУ «Салават» яшьләр үзәге коллективы килде. «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкиле өлкәннәребезне тәмле бүләкләр белән сөендерде.     

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - башкарма комитет Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов , ОСЗ МТЗ һәм СЗ ТР Саба районы начальнигы Гайнетдинова Л. Н., Саба районы  ТРО ВОИ рәисе Миннигулов А. И., Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х., «Киләчәккә ышаныч белән»БФ вәкиле.үзләренең котлауларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International