ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Шәмәрдәннең 1нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортына концерт программасы белән бардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 20 декабрендә Казан шәһәрендә кадетлар арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Сунагатуллин Айрат "Татарстан 1" командасы составында Татарстан чемпионы булды. Камолов Камолов "Татарстан 5" командасы составында 3 нче урынны алды. Җиңүчеләрне һәм тренер Шагиева Эльвира Ханиповнаны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бүген спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022», «2021 елда Татарстан Республикасы  спорт мәктәплэре арасында рейтинг», «Россиянең өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» һәм «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы булды.
Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина, спорт мәктәпләре директорлары һәм тренерлары катнашты.
2022 елның 01 сентябреннән 20 декабренә кадәр ТР Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 63 мәктәбеннән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының «Олимпия спорт төрләре» категориясендәге тренировкалар этабында спортчылар белән эшләүче тренерлар арасында "Осталык" номинациясендә:
1 урын – Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры.
Хөрмәтле Гөлнара Хәмит Кызы! Сезне мөһим казанышыгыз, лаеклы бүләгегез белән котлыйбыз! Алда тагын да биекрәк унышлар булсын, сез аларны җиңел генә җиңәчәксез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Саба урман хуҗалыгы музеенда хәрби операциядә катнашучы солдатларның балалары өчен «Яхшылык бүләк ит!» дип исемләнгән чара оештырылды. Чараны Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре авыр тормышшартларына эләккән балаларның дөньясын бераз гына булса да күңелле итү, җылы хисләр бүләк итү максатыннан оештырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп агач эшләнмәләрне төрле матур төсләргә буядылар.Балаларга Лесхоз бистәсе сувенир цехы турында сөйләнелде, шулай ук агач эшләнмәләрне буяу ысуллары турында белделәр. Аннары катнашуылар өчен Яңа ел викторинасы үткәрелде. Чара вакытында Яңа елның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тупладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Кичә табын артында тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 декабрьдә бөтен дөнья халыкара чәй көнен бәйрәм итә. Россиядә чәй күптәннән традицион һәм яраткан эчемлеккә әйләнде. 15 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Чәй - ул ризык түгел. Чәй - ул аралашу» дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды. Әңгәмә барышында чәй тарихы, төрле илләрдә чәй эчү традицияләре турында сөйләделәр, канатлы сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, чәй турында популяр җырлар башкардылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Чара темасы буенча китап һәм тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

16 декабрь көнне Тимершык авыл мәдәният йортында Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасының “Дуслык белән көчле без”исемле концерты булып узды.  Балалар бакчасына  йөрүче һәр бала сәхенәгә чыкты.  Балалар белән бергә ата-аналар да һәм бакча хезмәткәрләре дә үз чыгышлары белән чыктылар. Барлык концертта катнашучыларга  һәм оештыручыларга  зур рәхмәт.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

    Балачак , яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә гомер буе тугры калган кешеләр сирәк була. Купьеллык стажы булган  токарь Зайниев Разих Чирай улы - шуларның берсе. Токарь һөнәре- элек-электән уникаль булып тора.Сирәк кешеләр генә –бу һөнәрне сайлый, чөнки бу хезмәт төгәллек, сабырлык таләп итә.

19-29 декабрь көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә "Кыш Бабай остаханәсе"эшли башлады. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Көчле кар яву һәм бураннардан соң авыл җирлеге биләмәсендә күперләрне кардан чистарту оештырылды. Тимершык  авыл җирлегендә авыл юллары һәм күперләре кардан вакытында чистартылып тора.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International