Дуслык бәйрәме.

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Шәмәрдәннең 1нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортына концерт программасы белән бардылар. Әлеге чарага балалар бик теләп әзерләнделәр, һәрберсе үз чыгышына җаваплы карады һәм тамашачыга йөрәк җылысын җиткерергә тырышты. Балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә яшь артистларның чыгышы бик ошады: алар биючеләр белән бергә биеделәр, җырчыларга кушылып җырладылар һәм сәхнәләштерелгән әкият геройлары белән бергә табигатьне сакларга өндәделәр. Ә инде оркестрлар чыгышында үзләре белән тәрбияләнүче балаларны күрү- алар өчен көтелмәгән бүләк булды. Концерт бай эчтәлекле, матур, тәрбияви әһәмияткә ия булды. Тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр. 

Кунакчыл, ачык йөзле булганнары өчен балалар интернат-йорты администрациясенә һәм коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да күңелле очрашулар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International