Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022», «2021 елда Татарстан Республикасы  спорт мәктәплэре арасында рейтинг», «Россиянең өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» һәм «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы булды.
Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина, спорт мәктәпләре директорлары һәм тренерлары катнашты.
2022 елның 01 сентябреннән 20 декабренә кадәр ТР Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 63 мәктәбеннән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының «Олимпия спорт төрләре» категориясендәге тренировкалар этабында спортчылар белән эшләүче тренерлар арасында "Осталык" номинациясендә:
1 урын – Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры.
Хөрмәтле Гөлнара Хәмит Кызы! Сезне мөһим казанышыгыз, лаеклы бүләгегез белән котлыйбыз! Алда тагын да биекрәк унышлар булсын, сез аларны җиңел генә җиңәчәксез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International