Тимершык авыл җирлеге буенча чишмәләрне көндәлек кардан, боздан чистарту эшләре алып барыла. Тимершыкта “Изгеләр” чишмәсе чистартылды.
2022 нче елның 18 декабрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
17-18 декабрьдә Казанда Алтын Волан бадминтон турнирының 4 этабы уздырылды.
Бу турнирда барлыгы 226 катнашучы иде - Камчатка өлкәсе, Свердловск, Самара, Тубэн Новгород өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Мари Эль, Чувашия һәм әлбәттә Татарстан Республикасы!
Саба районы бу турнирда яхшы чыгыш ясады:
Беренче урын А төркеме парлы разряд:
Волкова Татьяна
Беренче урын В группасы катнаш парлы разряд:
Шигабиев Ильяс
Волкова Татьяна
Беренче урын D төркеме парлы разряд:
Каюмова Адиля
2 нче урын ялгыз төркем А: Волкова Татьяна
2 нче урын В төркеме: Равилин Адель
Бу яшь уенчылар өчен бик яхшы тәҗрибә һәм барлык катнашучылар өчен алга таба эшләргә этәргеч! Котлыйбыз!
18.12, Тимершикта "Саба якшәмбе турниры" ның чираттагы туры үтте.
Уеннар парлы уйналды.
"А" төркемендә җиңүчеләр:
1 урын -
Галимуллин Р.
Бурганов Д.
2 урын -
Багманова К.
Шакирова Д.
3 урын -
Мансурова Р.
Кәримов Я.
"В" төркемендә:
1 урын -
Гатиятуллин А.
Гумерова А.
2 урын -
Валиев Р.
Багавиева Д.
3 урын -
Нуруллин А.
Рахматуллин Я.
Барлык җиңүчеләр дә сертификатлар алдылар.
Барлык катнашучылар традицион рәвештә турнир иганәчеләреннән татлы бүләкләр алалар.
Быел Россия Федерациясендә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оештырылуга 105 ел тулды. Әлеге хезмәткә 1917 елның 18 декабрендә нигез салына.
Әлеге уңайдан районның ЗАГС хезмәткәрләре 19 декабрь көнне, остазларын, ветераннарын кунакка дәшеп, матур очрашу оештырды. Зөлфия Вәли кызы Әхмәтшина, Алсу Имаметдин кызы Шәйхетдиновалар - Саба ЗАГС бүлегендә намуслы хезмәтләре белән якты эз калдырган шәхесләр.
*2018елга кадәр ЗАГС органнары хезмәтләрен авыл җирлекләре хезмәткәрләре башкарды. Бүгенге көн алар өчен дә истәлекле.
Барыбызда да бер генә теләк – яңа гаиләләр артып, сабыйлар туып торсын.
Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек бара.
Сатыш авыл җирлеге территориясендә көчле кар яуганнан соң урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны чистарту вакытында башкарыла. ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе, АО "Татавтодор", ИП Зарипов М.В. тракторчыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык урамнар һәм тротуарлар чистартылды.