Хезмәтенә күрә – хөрмәте!

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

    Балачак , яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә гомер буе тугры калган кешеләр сирәк була. Купьеллык стажы булган  токарь Зайниев Разих Чирай улы - шуларның берсе. Токарь һөнәре- элек-электән уникаль булып тора.Сирәк кешеләр генә –бу һөнәрне сайлый, чөнки бу хезмәт төгәллек, сабырлык таләп итә.

    10 нчы сыйныфны тәмамлап, ике ел  армия сафларында хезмәт итеп кайткач, бер ел  Казандагы “Серп и молот” заводында токарь һөнәрен үзләштерә.Туган авылы Шекшегә кайтып, гаилә кора.Тормыш иптәше Гөлнур белән ике бала тәрбияләп устерәләр.

    Утыз тугыз елдан артык җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә токарь булып эшләүче хезмәт  алдынгысы 20 нче декабрь көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында намуслы  хезмәте өчен,  Зайниев Разих Чирай улы  Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның Мактау грамотасына лаек булды.

     ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәрович Зарипов юбилярга  ныклы сәламәтлек , эшендә уңышлар теләп бүләкләр  тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International