"Кыш Бабай Остаханәсе" эшли башлады

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

19-29 декабрь көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә "Кыш Бабай остаханәсе"эшли башлады. Мастер-класста теләге булган һәркем катнаша ала: балалар да, өлкәннәр дә. Эш тәмамланганнан соң балаларга Кыш бабай килә һәм һәркем бабайга шигырь сөйләп һәм аның белән фотога төшә ала. 

19 декабрьдә беренче мастер-класс узды һәм укучылар Гыймадиева З.Х. җитәкчелегендә "Күңелле гномиклар" уенчыгын ясадылар. 20 декабрьдә  Шагвалиева А.М. җитәкчелегендә "Ангелочек" Яңа ел брошен ясау буенча мастер-класс планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International