Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
9 март 13 сәгатьтән 10 март 18 сәгатькә кадәр.
2023 елның 9-10 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
көннең икенче яртысында һәм 9 март кичендә, 10 март төнендә һәм иртәсендә томан;
10 март төнендә һәм көндез көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с.
6 март көнне конкурста «ТалантФест» район балалар иҗаты фестиваленең «Вокаль җырлау» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясады.
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» исемле түгәрәк өстәл артында әбиләребез нинди милли ризыклар әзерләгән һәм татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар. Ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Милли табын серләре» исемле тематик күргәзмә оештырылды.
Елыш авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йорт төзелә башлады. Бүгенге көндә фундамент эше алып барыла. Төзелешне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Елыш авыл клубында "Буыннар чылбыры өзелмәсен" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чарада Рамазановлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе, күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы җыр-бию белән үрелеп алып барылды.
Лесхоз интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне ачык һәм матур итеп үткәрелде. 7 мартта бабайлар үз куллары белән тюльпаннар ясап, әбиләргә бүләк итәләр. 8 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Хәйриячеләр Зарипов Илмир Рамазан улы һәм Гомәров Рузал Газинур улы бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр бүләк иттеләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Буыннан буынга" дип исемләнгән кичә, шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Чарада авыл халкы актив катнашты, үзләре белән күргәзмәгә шәҗәрәләр алып килделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, җанлы аралашу белән үрелеп алып барылды.
7 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара–хатын кызлар көне якынлашкан мизгелдә, «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә хәзергесе вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булучы авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде. Кичә авылдагы беренче мәктәп ачылган мизгелләрне искә алудан башланып китте. Аннары сәхнәгә бер – бер артлы төрле елларда эшләүче ветеран һәм хәзерге вакытта белем бирүче укытучылар чакырылды. Алар үзләре укыткан дәвердә булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә алдылар. Мәктәп елларын, эшкә өйрәткән остазлары турында сөйләделәр. Укытучыларын хөрмәтләп төрле елларда мәктәп бетергән укучылар килгән иде. Алар үзләрен укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләрен, музыкаль сәламнәрен җиткерделәр һәм чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда утыручы барлык укытучылар да игътибардан читтә калмады. Кичәдән барысы да канәгать калды һәм күтәренке рухта таралышты.
Язның беренче көннәре һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы. Һәм бу юкка гына түгел. Бу көннәрдә без яз җитүне генә түгел, ә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен дә билгеләп үтәбез. Мәхәббәт аңлату, ярату һәм бүләкләр бирү йогынтысында хатын-кызлар тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булалар. Чөнки бу көннәрдә барлык игътибар аларга, сөйкемле әниләребезгә, әбиләребезгә, кызларыбызга, хатын-кызларыбызга һәм дусларыбызга юнәлтелгән. 7 март көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан бәйрәм концертлары әзерләп, барлык хатын-кызларга зур бүләк ясадылар. Бәйрәм киче дәвамында тамашачыларның көчле алкышлары тынып тормады.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.