8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Чәбия Чүрчи авыл клубында "Без биибез һәм җырлыйбыз, бик күңелле яшибез" конкурс-уен программасы белән бәйрәм чарасы уздырылды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар уздырылды.
Балаларга ярдәм итү фонды «Сер итеп саклап йөргән сүзеңне әйт" Бөтенроссия марафоны уздыра. Аның максаты-балалар ышаныч телефонының танылуын арттыру, шулай ук конфликтлы ситуацияләрдә, стрессларда балалар һәм яшүсмерләр арасында телефонга ышаныч дәрәҗәсен арттыру
Төбәк авыл клубында, педагог һәм остаз елы кысаларында, Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары катнашында "Кулларыңда яшәү дилбегәсе, кулларыңда бала язмышы" дип исемләнгән музыкаль тамаша булды.
Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре Айгөл Муталлапова һәм Роза Гапдрахманованы коллективта юбилейлары белән котладылар. Һәм бу көнне алар адресына иң матур теләкләр яңгырады.
7 мартта Лесхоз мәдәният йортының "Әмәнәт" халык драма театры катнашучылары Лесхоз бистәсендә яшәүчеләргә М.Шамаловның "Кайнан" музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр.
7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы егетләре гүзәл затлар өчен бәйрәм чарасы оештырды. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын», дип Шәмсун Акберович теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп Илнар Галиев, Азат Фәйзетдинов, Рөстәм Дәүләтшин һәм, гомумән, барлык егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кызларыбызга үзенең иң матур җырларын Миннислам Кәримов та бүләк итте. Шуларга өстәп оештырылган бүләкләр һәм бәйрәм өстәле дә кызлар күңеленә хуш килде.
Тәмле мастер-класс: «Имбирле прәннекләр ясау»
Яңа тормыш бүләк итү, аның хезмәт итү вакытын озынайту, кече яшьтәге мәктәп укучыларын китап укуга җәлеп итү, аларны китап белән сакчыл карарга өйрәтү бүген Олы Нырты авыл китапханәсе, Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә « Китапларга икенче тормыш бирегез»дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрделәр . Авыл клубына күчмә китапханәгә вак-төяк ремонт ясарга ярдәм итәргә балалар килде.
8 март көнне район мәдәният йортында Украинага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм хатыннары хөрмәтенә чара оештырылды. Олы Кибәче авыл җирлегеннән әлеге чарада мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм төрле гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан бер төркем хатын-кызлар катнашты.
Югары Симет мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, хатын-кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды.