ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне хатын-кызлар хокуклары өчен массакүләм протестлардан туган, әмма вакыт узу белән «Яз көне» нә һәм тагын бер ял көненә әверелгән.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Син асыл зат, хатын-кыз" дип исемләнгән концерт куелды. Концертта Олы Кибәче авыл җирлеге һәм күрше авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

7 мартта Бигәнәй  мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сез иң гүзәл  кешеләр" дигән тематик кичә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8
март, 2023 ел
чәршәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхетле бул, хатын-кыз!" исемле  бәйрәм концерты үткәрелде.
Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н., мәктәп директоры Мәүлетов Н.М., алар залда җыелган барлык хатын-кызларны җылы теләкләр белән котладылар.
 Концерттагы барлык  чыгышлар да,  хатын-кызларга, мәхәббәткә һәм язга багышланган иде.  Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бирде.
Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар әзерләгән  концерт номерлары һәм бию композицияләре барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 8 март 18 сәгатьтән  9 март 18 сәгатькә кадәр.

2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

- төнлә һәм иртән 1-2 км га кадәр күз күреме начарлану белән буран, юеш кар яву;

- көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җил 15-20 м/с;

юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык көтелә.

Саба районы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булып узды. Әлеге чарада район Башлыгы Раис Минниханов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм барышында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабы «Хатын – кыз-ана» номинациясендә җиңүче Әнисә Хәмит кызына, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабы "Хатын-кыз - бизнес-леди" номинациясендә җиңүче Әлфия Ризван кызына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да бүгенге ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Ихлас күңелебездән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын!Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

8 Март хөрмәтенә Икшермә авыл җирлегендә хатын кызлар арасында волейбол буенча турнир узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Татар.Икшермә авыл клубында Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы истәлегенә зурлар һәм балалар арасында рус бильярды буенча турнир узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

7
март, 2023 ел
сишәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. 30 елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53 мең данә) чыгарды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә, “Бәллүр каләм” призына лаек булды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Язучының район тормышына керткән хезмәте турында фикер алышынды. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International