"Сез иң гүзәл  кешеләр" дигән тематик кичә

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

7 мартта Бигәнәй  мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сез иң гүзәл  кешеләр" дигән тематик кичә үткәрелде. Педагог һәм остаз елы кысаларында төрле елларда безнең авыл мәктәбендә эшләгән укытучылар чакырылды. Китапханәче чакырылган хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алар өчен җырлар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Иң өлкән укытучы Резеда апа яшь вакытта эшләгән елларын  искә төшерде, аннары барысы бергә фотоальбомнар карадылар. Укытучылар зур эмоциональ заряд һәм үткәрелгән чарадан зур ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International