2023 елның 9 мартында 10.00 сәгатьтә «Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча салым түләүчеләрне» ЕНС һәм ЕНП нәрсә ул, ЕНС буенча сальдоны ничек белергә һәм эш итәргә " дигән темага вебинарга чакыра.
6-7 мартта «САБА-АРЕНА» базасында өстәл теннисы буенча Россия судьялар һәм рефери комитеты, Россия Өстәл теннисы федерациясе, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының ОДМС һәм «САБА-АРЕНА» тарафыннан оештырылган Бөтенроссия өстәл теннисы судьялары семинары узды. Укуларны Россия Өстәл теннисы федерациясе судьялары Пономарев Валентин Константинович һәм Исмаилов Фәрход Усман улы, икенче категорияле судья Котдусова Диләрә Мөхәммәдфанис кызы үткәрделәр. Семинарда Саба районыннан, Түбән Кама шәһәреннән килгән уенчылар һәм судьялар катнашты. Алар арасында бөтенроссия дәрәҗәсендәге судьялар да, шулай да судьялык тәҗрибәсе аз булган яшь теннисчылар да бар иде.
Семинарны тыңлаучылар уен мәйданчыгында судья эшенең белемнәрен һәм күнекмәләрен алдылар, ярышларның уен мизгелләре каралды, бәхәсле хәлләрне, судьялар практикасында очрый торган катлаулы проблемаларны тикшерделәр, өстәл теннисында кабул ителгән судья игъланнары, тавышлар һәм ишарәләр эшкәртелде. Уку нәтиҗәләре буенча сертификатлар бирелде. Семинарда катнашучылар 2023 елның 16-19 мартында Байлар Сабасы ш.т. бистәсендә узачак "Н.М. Миңнеханов мемориалы" Бөтенроссия ярышларында практик күнекмәләрне сынап карый алачаклар.
4 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Әбелгата оныклары" дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме узды. Фойеда кул эшләре, гаилә мирасы һәм Вафиннарның нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылган. Бер генә агач та үз тамырларына таянмыйча, матур һәм нык булып үсә алмый. Кеше дә үз гаиләсенең шәҗәрәсен белмичә, үз Ватанының лаеклы улы була алмый.
6 мартта, Лесхоз урта мәктәбендә 8 мартка котлау концерты булды.
"Биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы герметик коеларга алыштыру" объектында җир эшләре
2023 нче елның 5 нче мартында Нәҗип Җиһан исемендәге "Татарстан Мирасы» дип аталган, IV Халыкара татар мәдәнияте, музыкасы һәм сәнгате бәйгесе узды.
2023 нче елның 4 нче мартында Балтач район мәдәният йортында "Талантлар парады" дип исемләнгән II төбәкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
Язның беренче һәм иң матур бәйрәме – 8нче март бәйрәме якынлаша.
Олы Арташ авылында модульле ФАП төзелеше башланды
Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Татар кызы" бәйгесе булып узды. Укучы кызлар төрле биремнәрне эшләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге бик матру һәм файдалы үтте.