Язның беренче һәм иң матур бәйрәме – 8нче март бәйрәме якынлаша. Якыннарыбызны чәчәк бүләк итеп сөендерү – мәңге искермәс, модасы чыкмас гамәл. Бу чынлап та шулай икәнлеген күреп инану өчен, без Байлар Сабасының “Империя цветов” һәм " Жасмин" чәчәкләр кибетенә күз салдык. Кибеткә килеп керүгә хуш истән һәм матурлыктан баш әйләнә! Биредә һәркемгә үз кесәсенә һәм зәвыгына туры килерлек чәчәкләр, гөлләр, тәмле күчтәнәчләр сатып алырга мөмкин. Сатып алучылар инде бүгеннән үк бүләкләр турында кайгырта башлаган. Кибет хуҗалары барлык ир-егетләрне үзләренең якыннарын сөендерергә кибеттә көтеп калалар.