4 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Әбелгата оныклары" дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме узды. Фойеда кул эшләре, гаилә мирасы һәм Вафиннарның нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылган. Бер генә агач та үз тамырларына таянмыйча, матур һәм нык булып үсә алмый. Кеше дә үз гаиләсенең шәҗәрәсен белмичә, үз Ватанының лаеклы улы була алмый. Бер гаиләдә, Әбелгата һәм Сәвиянең 14 баласы туган, 10 бала исән-сау үскән, бүгенге көндә алар 114. Алар арасында җырчылар, гармунчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бар. Кызыклы күренешләр, вокаль һәм бию ансамбльләре чыгышы,биюләр һәр гаилә белән таныштыру аралашып барды, ахырда барысы бергә күмәк җыр җырладылар. Катнашучыларның чыгышларын тыңлап, безнең һәрберебез әхлакый канәгатьлек алды. Кызганычка каршы, бүген күп гаиләләр ерак туганнары белән генә түгел, якыннары белән дә бик аз аралашалар, буыннар бәйләнеше юкка чыга бара. Үз тамырларын унынчы буынына кадәр белгән мондый гаиләләр, һәрберебезне үз гаиләбезнең тарихын өйрәнүгә илһамландыра.