Өстәл теннисы буенча бөтенроссия судьялар семинары

2023 елның 7 марты, сишәмбе

6-7 мартта «САБА-АРЕНА» базасында өстәл теннисы буенча Россия судьялар һәм рефери комитеты, Россия Өстәл теннисы федерациясе, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының ОДМС һәм «САБА-АРЕНА» тарафыннан оештырылган Бөтенроссия өстәл теннисы судьялары семинары узды. Укуларны Россия Өстәл теннисы федерациясе судьялары Пономарев Валентин Константинович һәм Исмаилов Фәрход Усман улы, икенче категорияле судья Котдусова Диләрә Мөхәммәдфанис кызы үткәрделәр. Семинарда Саба районыннан, Түбән Кама шәһәреннән килгән уенчылар һәм судьялар катнашты. Алар арасында бөтенроссия дәрәҗәсендәге судьялар да, шулай да судьялык тәҗрибәсе аз булган яшь теннисчылар да бар иде.

Семинарны тыңлаучылар уен мәйданчыгында судья эшенең белемнәрен һәм күнекмәләрен алдылар, ярышларның уен мизгелләре каралды, бәхәсле хәлләрне, судьялар практикасында очрый торган катлаулы проблемаларны тикшерделәр, өстәл теннисында кабул ителгән судья игъланнары, тавышлар һәм ишарәләр эшкәртелде. Уку нәтиҗәләре буенча сертификатлар бирелде. Семинарда катнашучылар 2023 елның 16-19 мартында Байлар Сабасы ш.т. бистәсендә узачак "Н.М. Миңнеханов мемориалы" Бөтенроссия ярышларында практик күнекмәләрне сынап карый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International