Тәмле мастер-класс: «Имбирле прәннекләр ясау»

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Ике басу Арташ авыл китапханәсендә балалар һәм әти-әниләр өчен "Гаилә-бәхеткә ачкыч" дип исемләнгән танып-белү сәгате һәм кызыклы, тәмле «Имбирле прәннекләр ясау» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханә мөдире Каюмова Ф. М. бәйрәмнең тарихы һәм аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде, "Аш-су серләре", "Язлар матур хатын-кызлар белән "китап күргәзмәләренә күзәтү ясады. Ә мастер-классны тортлар һәм прәннекләр пешерү остасы Алинә Заһидуллина үткәрде. Бүгенге көндә буялган прәннекләр- бик тәмле ашый торган сувенир булып тора һәм аннан башка бик яхшы бүләк тә. Балалар барысы да әзер прәннекне махсус крем белән буяп, өстенә төрле кондитер посыпкалары сиптеләр.

Балаларның бер өлеше шунда ук прәннекләрне кабып, ашап карадылар, ә кайсыберләре якыннарын сыйлар өчен өйләренә алып кайтып киттеләр. Мастер-класста катнашучылар үз нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International