ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   2023 елның 09 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба китапханәсендә катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы,

Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытыр, чәчәкләр тарату, наз белән бизәлгән.7 март көнне Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яз бәйрәме" уздырылды.Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Өстәл артында тәмле чәй эчтеләр, гармун астында җырлар җырладылар. Шаярдылар, сөйләштеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылында Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары, Иләбәр, Сәрдә, Түбән Симет авыл клублары белгечләре һәм сәнгать үзешчәнләре катнашында концерт программасы.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

5 нче март көнне Питрәч муниципаль районының “Мишә” спорт комплексында 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир узды.

  9 март көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубына йөрүче ветераннар алдында чыгыш ясау өчен дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау бүлеге консультанты Фархуллин Рөстәм Рәис улы килде.

Тэги: саба шәһәр җирлеге

5 нче март көнне Питрәч муниципаль районының “Мишә” спорт комплексында 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир узды.

  2 март көнне Саба район китапханәсендә совет язучысы, шагыйрь-лирик, либреттист, драматург әдәбият белгече Әхмәт Файзинең юбилей елына багышланган “Өлкәннәр” клубы өчен әдәби сәгать үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Социаль фонды яңа кагыйдәләр көченә кергәннән соң бер мең артык гаиләгә ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләде

1 мартта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең Рәис р.н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры р.н. Садыйков һәм федераль кунаклар катнашында утырышы узды. Утырышта 2022 елга эш йомгаклары ясалды, 2023 елга өстенлекле бурычлар яңгырады. Шулай ук коллегия барышында муниципаль яшьләр сәясәте оешмаларына социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Саба районының "Яшьлек" яшьләр үзәге бар, алар 831565 сумлык "мөмкинлекләр дөньясы" проектын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

9 март  13 сәгатьтән 10 март 18 сәгатькә кадәр.

2023 елның 9-10 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

көннең икенче яртысында һәм 9 март кичендә, 10 март төнендә һәм иртәсендә томан;

10 март төнендә һәм көндез көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International