"Яз бәйрәме"!

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытыр, чәчәкләр тарату, наз белән бизәлгән.7 март көнне Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яз бәйрәме" уздырылды.Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Өстәл артында тәмле чәй эчтеләр, гармун астында җырлар җырладылар. Шаярдылар, сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International