Тимершык авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Язның беренче көннәре һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы. Һәм бу юкка гына түгел. Бу көннәрдә без яз җитүне генә түгел, ә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен дә билгеләп үтәбез. Мәхәббәт аңлату, ярату һәм бүләкләр бирү йогынтысында хатын-кызлар тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булалар. Чөнки бу көннәрдә барлык игътибар аларга, сөйкемле әниләребезгә, әбиләребезгә, кызларыбызга, хатын-кызларыбызга һәм дусларыбызга юнәлтелгән. 7 март көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан бәйрәм концертлары әзерләп, барлык хатын-кызларга зур бүләк ясадылар. Бәйрәм киче дәвамында  тамашачыларның  көчле алкышлары тынып тормады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International