Түгәрәк өстәл «Тәмле табын серләре»

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, милли  мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» исемле түгәрәк өстәл артында әбиләребез нинди милли ризыклар әзерләгән һәм татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар. Ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда  катнаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Милли табын серләре» исемле тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International