Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 14 августта 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 15 августы
14 август кичендә, төнлә һәм 15 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге яшенле яңгыр көтелә, боз явуы ихтимал; төнлә локаль көчле яңгыр, томан.
Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле 2025 елның 15 августында сәгать 13:00 дан 17:00 хәтле Тукай(153-209 йортлар), 9 Май (61-76 йортлар), Титов, 55 лет Победы, А. Каримуллин, Рябиновая, Азатлык, Туганлык, Шатлык, Набиуллин, Молодежная(38-46 йортлар), Объездная, И. Башкиров, Пушкин, Сосновая, Солнечная, З. Хабибуллина, Луговая, Счастливая, Светлая, Алмагач, Балачак, Ватан, Тургай урамнарында, йортларда электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
2025 елның 13 августында «Әхмәтов» ҖЧҖ сәүдә объектында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Алар РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлаттылар.
Idiкей проекты цифрлы платформа булып тора, анда бары тик үзебезнең ил җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Югары Симет урта мәктәбендә яна уку елына әзерлек максатыннан буяу эшләре башкарыла.
13 август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар. Өстәл уеннарын яратучыларның мондый очрашулары файда белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.
12 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен «Праздник мыльного пузыря» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.
2024 елның 12 августында Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча чемпионаты тәмамланды.