«Туган як тарихын өйрәнәбез”

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

“Туган ягым – гүзәл Саба” атналыгы кысаларында МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарихи –төбәк музеена экскурсиягә бардылар. Төп максат: балаларда тарихка, мәдәниятка һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый патриотик хисләр тәрбияләү.  Балалар өчен заманча технологияләрне кулланып эшләнгән төрле экспозицияләр янында танып белү  юнәлешендәге  кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Экускурсовод Алисә Илһамовнаны балалар игътибар белән тыңладылар, аның ярдәмендә экспонатларны җентекләп өйрәнделәр, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн күреше, гореф-гадәтләре турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International