ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Тулган ай» фольклор коллективы өчен күңелле һәм истәлекле кичә – «Игры молодости» оештырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен гипстан сыннар ясау, төсле лизун, квиллинг панносы буенча «Волшебство из гипса» дигән мастер-класслар үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2025 елның 14 августында ТР Дәүләт Юрбюросының Саба бүлекчәсе баш белгече Рәшит Ахунов Шәмәрдән авылында СВОда катнашучыларның гаиләләренә күчмә консультация үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Бөтесоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 елның 10 августындагы карары нигезендә Татарстанда оештырылган 33 район исәбендә Саба районы да төзелә.

Ул Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба, Әбде (26 авыл) Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 44 колхозны берләштерә.

Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан  вакытлыча күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә белән танышу өчен музейда кунакка көтеп калабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Чәбия Чүрчи авыл клубы һәм Олы нырта авыл китапханәсе хезмәткәрләре 13 августта саф һавада "Балачак планетасы"дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар спорт эстафеталарында энтузиазм белән катнаштылар, зирәклек һәм җитезлек үстерделәр, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен һәм күзаллауларын тулыландырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә

Чәбия Чүрчи авыл клубы һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре «светофорның каникуллары юк» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар светофор тарихы, юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Викторина сорауларына актив җавап бирделәр, тема буенча пазллар җыйдылар. Чара азагында катнашучыларга Җәяүле һәм Велосипедчы өчен Белешмәләр өләштеләр. Барлык балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен белүе бик мөһим.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

1 август көнне Татар Икшермәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урамда очрашу үткәрделәр

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International