Түләүсез юридик ярдәм

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 14 августында Шәмәрдән бистәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт-хокук идарәсенең Саба бүлекчәсе баш белгече Рәшит Ахунов тарафыннан оештырылган күчмә консультация узды. Аңа киңәш сорап районның хокукый ярдәмгә мохтаҗ 15тән артык кешесе мөрәҗәгать итте. Мондый форматтагы чараларны уздыру «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» республика законы һәм республикада гадел хөкем итүне үстерүнең дәүләт программасы ярдәмендә мөмкин булды. Юридик консультацияләр законлы мәнфәгатьләрне яклауга һәм документлар рәсмиләштерүдә һәм төрле хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә кыенлыклар белән очрашкан хәрбиләрнең гаиләләренә сыйфатлы хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шундый ук ярдәм алырга теләүчеләр өчен уңайлы элемтә ысуллары гамәлдә:

Шәхси мөрәҗәгать түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы бистәсе, Тынычлык урамы, 22а йорт.
Кайнар линия телефоны: 8 (843)622-24-18, аны тәүлек буе карап була.
Әлеге чаралар халыкның хокукый аңын ныгытуга һәм Татарстан гражданнарының конституциячел хокукларын яклауны тәэмин итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International