ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдә без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Безнең тәрбияләнүчеләр әлеге бәйрәмгә багышланган чараларда катнаштылар.

1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында  Габдулла Тукай туган.  Балалар "Туган тел" җырын башкардылар, Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Аннары "яшь укучылар"конкурсы узды. Барлык катнашучылар да җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм оригиналь башкаруларын күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр булып Зайнеева Аделия һәм Бареев Руслан танылды.

Тэги: ОСЗ Тургай

25  апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре  Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә  Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән «Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше,  беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26 апрель көнне “Китапханәләр” технологиясе һәм туган тел көне кысаларында социаль хезмәткәр Галимова Резеда үзенең укучылары өчен Тимершык авыл җирлеге китапханәчесе Сибгатова Фәнзилия белән очрашу оештырды. Социаль хезмәтләр алучылар Габдулла Тукай шигырьләрен кычкырып укыйлар, шулай ук бөек татар шагыйренең биографиясен искә алалар.

Галимова Р. һәм Сибгатова Ф. җылы, дустанә атмосфера булдырырга һәм өлкән буын вәкилләре өчен кызыклы, бай һәм файдалы очрашу ясарга тырыштылар.

27нче апрель көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада  март, апрель  аенда китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, СССРның спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган, 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яулады.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2023 елның 27 апрелендә тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Бөтендөнья канцелярия товарлары көне» темасына әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Шәмәрдән авыл җирлегендә Төзүчеләр урамы 3, 4 , 5 нче номерлы йортлар ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

26 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичә башында Әмирхан Нуриәхмәтовның "Туган авыл" җырын башкарды, Программада шулай ук шигырьләр,  җырлар яңгырады, халык биюләре тәкъдим ителде. Алып баручылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26 нчы апрельдә Саба мәктәбе базасында «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International