Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының муниципаль хезмәткәрләре Казанда чираттагы диспансеризацияне үтеп кайттылар. Ул ел саен табиб-белгечләр тарафыннан, булган авыруларны иртә ачыклау максатыннан, лаборатория һәм функциональ тикшеренүләр кулланып үткәрелә.
Әлбәттә, үз чиратыбызда, әлеге эшне тиешле дәрдәҗәдә оештырып, башкарып чыккан өчен үзебезнең һәр хезмәткәр исеменнән район Башкарма комитетының кадрлар эше буенча сектор мөдире Ярмиева Рита Нурислам кызына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында, 2023 елның 1 кварталында консолидацияләнгән бюджетка 115,7 млрд.сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд. сум керүен билгеләп үтте.
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Саба районының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ләйсән Билалова бүләкләнде. Ләйсән Рәкыйп кызын чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
24 -26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә дүрт ел саен уза торган әлеге мәртәбәле чарада быел илебезнең 53 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 510 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Саба районыннан җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы да әлеге чарага чакырулы иде. Ләйсән Рәкыйп кызы съезд кунаклары алдында чыгыш ясап, Саба җирлегендә алып барылган матур эшләр белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.
26 нчы апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды
"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ
26 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Килдебәк урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен «Тукай бөек һәм мәңгелек» исемле әдәби-шигъри кичә үткәрделәр
“Кояшкай” сәламәтләндерү лагерының 2 нче сменасына әзерлек максатыннан 25 нче апрель көнне 3 зонада: Икшермә кадет мәктәп-интернаты, балалар иҗат узәге, Шэмэрдэн лицее базасында “Сәләт-Саба” аланы әйдаманнары белән очрашу булып узды.