22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу дата уңаеннан Казанче Бигәнәй китапханәсе Бигәнәй мәдәният йорты белән берлектә «Җир-Ана көне " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре районда уздырыла торган барлык спорт чараларында да актив катнашалар. Әйе, сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт һәм оптимистик рух яши! Егетләр ел саен волейбол буенча Чемпионатта актив катнашалар. Быел да искәрмә булмады, егетләр зур тырышлык белән бердәм уен тәкъдим итә алдылар. Нәтиҗәдә, безнең егетләр командасы, бераз артта калып, 4 нче урынны яулады.
28 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе кысаларында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә узды.
24 апрельдән 29 апрельгә кадәр Юлбат балалар бакчасында “Тукай безнең күңелләрдә!” дип исемләнгән тематик атна булып узды. Балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар, әдипнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
28 нче апрель көнне Шәмәрдәндә “Яшьлек” яшьләр үзәгенең Җиңү волонтерлары "Георгий лентасы" акциясе уздырды. Алар шулай ук Бөек Ватан сугышы мемориаллары янында чисталык эшләре дә алып барды.
2023 елның 24 апрелендә “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Саба районы математика укытучыларының семинары булып узды.
Сабада басуларны ташлардан чистарту буенча эшләр башкарылды
23 апрель көнне Иштуган авыл җирлегендә зиратта өмә үткәрелде
Иштуган авыл җирлегендә яшьләр ял итү зонасын төзекләндерү эшләре башланды. Баскетбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзү.
2023 елның 21 апрелендә Иштуган мәчетендә Мөселманнар иртә таңнан Ураза бәйрәменә җыелдылар. Алар имамның вәгазьләрен тыңлаганнар һәм иртәнге һәм бәйрәм намазларын укыганнар.