2023 елның 24 апрелендә “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Саба районы математика укытучыларының семинары булып узды. Семинар темасы: “ФДУС шартларында укучыларның дәрестәнтыш эшчәнлегендә һәм дәресләрдә проект методын куллану”. Семинар барышында укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр: 5 нче сыйныфта «Унлы вакланмаларны түгәрәкләү» математика дәресе (укытучысы А.Н. Гүзәлова) һәм 8 нче сыйныфта «Өчпочмак мәйданы» темасына геометрия дәресе (укытучысы Л.С. Гаптерахимова). Дәресләрдә үзара хезмәттәшлекнең югары булуы, психологик уңайлылык булу күзәтелде. Семинарга килгән укытучылар тарафыннан дәрес күрсәткән укытучыларның диалог алып бару сәләте ассызыкланды, укучыларның дәресләрдә актив булулары билгеләп үтелде.
Семинар барышында, Педагог һәм остаз елы уңаеннан “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены үткәрелде. Шулай ук мәктәп буенча экскурсия һәм мәктәпнең Хәрби диңгез флоты музее белән таныштыру да оештырылган иде.
Педагоглар математика дәресләрендә проект эшчәнлеген алып баруның яңа алымнарын һәм гадәти булмаган ысулларын куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм киләчәктә дә үз укыту эшләрендә бу алымнарны кулланырлар дип ышанып калабыз.