28 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе кысаларында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә узды.
Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру чаралары планы төзелде. Кирәкле инвентарь белән коралланып, территория тәртипкә китерелде, яфраклар җыелды.