Саба үзәк район хастаханәсендә Хезмәтне саклау көненә чаралар

2023 елның 28 апреле, җомга

Ел саен 28 апрельдә Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә.

Бөтен дөньяда җитештерүдә бәхетсезлек очраклары статистикасы шактый югары. МОТ мәгълүматлары буенча, оешмада бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан көн саен дөньяда 6 мең кеше үлә, елына - 2,3 миллион. Өстәвенә, җәрәхәтләрнең иң еш сәбәпләре биеклектән егылу һәм хәрәкәтләнүче механизмнар белән эшләү.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, барлык предприятиеләр дә хезмәткәрләрнең хезмәтен саклауның катгый нормаларын үтәргә тиеш. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан, оешмаларда бу датага багышланган махсус чаралар уздырыла.

“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУда ел саен апрельдә хезмәтне саклау айлыгы уза. Бу ай кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелә:

- актлар төзегәндә хезмәтне саклауның һәм шартларының факттагы торышын тикшерү максатларында структур бүлекчәләрне (бүлекләрне, участокларны, складларны һ.б.) тикшерү;

- ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чараларын күрсәтеп, структур бүлекчәләрне үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау документын (боерык, күрсәтмә) бастырып чыгару;

- хезмәт коллективларында җыелышлар, аларда хезмәтне саклау һәм шартларның торышы, күмәк шартнамә бүлекләренең үтәлеше, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау буенча законнар һәм норматив хокукый актлар таләпләрен үтәве һ.б. мәсьәләләре карала;

- электр куркынычсызлыгы, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча хезмәткәрләр белән профилактик әңгәмәләр (2464 номерлы карары);

- хезмәтне саклау буенча планлы инструктажлар үткәрү. Моннан тыш, оешманың штатына яңа хезмәткәр кабул иткәндә кереш инструктаж үткәрелә. План нигезендә даими рәвештә кабат, шулай ук максатчан инструктажлар үткәрелә;

-җитәкчеләрнең (бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары һ.б.) хезмәтен саклау буенча укулар;

- лекцияләр, семинарлар, җитештерү культурасы буенча чаралар үткәрү, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча бүлекчәләрдә җаваплы кешеләрнең белемнәрен тикшерү, шулай ук документларны, инструктажларны алып бару, хезмәтне саклау буенча структур бүлекчәләр буенча тикшерү (РФ Хезмәт кодексына үз көченә кергән үзгәрешләрне исәпкә алып, 01.03.2023 белән);

- хезмәтне саклау көненә багышланган оешманың җитәкче составы белән киңәшмә.

РФ кануннары нигезендә, хәвеф-хәтшрне эш бирүче үзе дә, җәлеп ителгән эксперт та бәяли ала. Оешмада имгәнүләрне профилактикалау өчен, Баш табиб ярдәме белән һөнәри хәвеф-хәтәргә бәя бирелде, алар хезмәткәрнең имгәнүенә яки аның һөнәри авыруы үсешенә китерергә мөмкин. Ул СОУТ (хезмәт шартларын махсус бәяләү) белән чагыштырганда киңрәк. Сүз уңаеннан, Саба үзәк хастаханәсе һөнәри хәвеф-хәтәрләр буенча Татарстан Республикасы Үзәк хастаханәләре арасында иң яхшылар бишлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International