«Тукай бөек һәм мәңгелек» исемле әдәби-шигъри кичә

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Килдебәк урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен «Тукай бөек һәм мәңгелек» исемле әдәби-шигъри кичә үткәрделәр. Үзенең кыска гына гомере эчендә, Габдулла Тукай безгә  зур мирас калдырган бөек шагыйрь, аның иҗатының яртысын балалар әдәбияты биләп тора дисәк тә ялгышмабыз. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт нәкъ Тукайның шигырьләре аша туа.

Чарада укучыларны шагыйрь иҗаты белән таныштырдык. Балалар башкаруында Тукай шигырьләре яңгырады. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде,  шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән таныштырылды.

Ә чараның  икенче өлешендә «Могҗизалар кыры»  уены уздырылды, аның биремнәре Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган иде. Уенда 9 укучы  катнашты, нәтиҗәдә Азалия Кашапова җиңүче булды.

Очрашу «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International