Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында, 2023 елның 1 кварталында консолидацияләнгән бюджетка 115,7 млрд.сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд. сум керүен билгеләп үтте.
Гомумән алганда, 1 кварталда керемнәрне мобилизацияләү динамикасы уңай һәм ул салым булмаган керемнәрнең артуы белән бәйле. "Шул ук вакытта узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, салым керемнәре һәм аерым салымнар буенча кимү тенденциясе дә бар», - дип билгеләп үтте ТР Финанс министры.
Өч ай эчендә табышка салым 46,2 млрд. сум тәшкил итте. 1 кварталда физик затларның керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 20,0 млрд.сум күләмендә керде. Республиканың берләштерелгән бюджетына гомуми керемгә салымнар 2,2 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 1,6 млрд. сум һәм җирле бюджетларга – 600 млн. сум. Агымдагы елның 1 кварталында җир салымы керемнәре суммасы 1,3 млрд. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 78,9 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджеты чыгымнары – 63,9 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары-30,2 млрд. сум. Радик Гайзатуллин сүзләренчә, ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда кергән керем исәпләүләре белән хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган беренчел чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.