«Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрельдә Саба мәктәбе базасында «Сәяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале узды. 1 - 31 март көннәрендә әлеге бәйгенең сайлап алу туры утте. Фестивальдә катнашу өчен районның мәгариф оешмаларыннан 27 театр постановкасы тәкъдим ителде. Шуларның 12се йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар күп кенә эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.

 Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, спектакльнең аңлаешлылыгын һәм геройларның кичерешләренең тирәнлеген билгеләп үтте.

Жюри фикеренчә, җиңүчеләрнең урыннары түбәндәгечә билгеләнде:

1 төркем (мәктәпкәчә яшьтәге балалар):

1 нче урын – Сабаның 2нче номерлы «Әллүки"  балалар бакчасы «Әллуки" театр коллективы, җитәкчеләре: Вәлиева Л. И., Гәрәева М. М., Мөхәммәтдинова Г.М.,  Канафиева Л.И.

2 нче урын – Шәмәрдәннең 1нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының  “Сәйлән” театр коллективы,  җитәкчеләре: Давыдова Г. Н., Димитриева Л. Г., Мостафина А. Ә.

3 нче урын – Сабаның 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының  «Шатлык” театр коллективы, җитәкчеләре: Шәрипова Д.И, Аухәдиева Н.Ә.,  Нурисламова М.Ф..

2 төркем (1-4 сыйныф укучылары):

2 нче урын – Лесхоз урта мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективы, җитәкчесе: Зиннәтуллина Г.М.

2 нче урын – Килдебәк урта мәктәбенең «Яшь актерлар» театр коллективы, җитәкчесе: Нурмөхәммәтова Г.М.

3 нче урын – Мичән төп мәктәбенең  “Асыльяр” театр коллективы, җитәкчесе: Гафурова А. А.

3 төркем (5-8 сыйныф укучылары)

1 нче урын – Югары Симет урта мәктәбенең “Нур” театр коллективы, җитәкчесе Хассамова З. Ф.

2 нче урын – Саба гимназиясенең “Яшь талантлар” театр коллективы, җитәкчесе: Хәлилова Л. Х.

3 нче урын – Эзмә урта мәктәбенең “Балачак” театр коллективы, җитәкчесе: Зиганшина Н.С..

4 төркем (9-11 сыйныф укучылары):

1 нче урын – Иштуган урта мәктәбенең “Зөбәрҗәт” театр коллективы, җитәкчесе: Галиәхмәтова Г.Н.

2 нче урын – Тимершык урта мәктәбенең "Яшьлек" театр коллективы, җитәкчесе: Гарифуллина И. И.

Иң төп бүләк Гран-прига  Олы Кибәче урта мәктәбенең  "Күңелле сәхнә" театр коллективы, җитәкчесе: Шәфикова Г.Р. лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International