Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичә башында Әмирхан Нуриәхмәтовның "Туган авыл" җырын башкарды, Программада шулай ук шигырьләр,  җырлар яңгырады, халык биюләре тәкъдим ителде. Алып баручылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Күргәзмәләрне карагач, балалар шагыйрьнең әсәрләре турында мәгълүмат алдылар, Тукайның шигырьләренә һәм әкиятләренә иллюстрацияләрне кызыксынып карадылар. Сәхнәдә аның "Туган тел", "Туган авыл", "Бишек җыры" җырлары яңгырый, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Фатыйма  һәм сандугач", "Куркак куян", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык "әсәрләреннән өзекләр куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International