ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Еллар үтә. Ә алар белән тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрә. Ләкин бер генә әйбер үзгәрешсез кала: үз Ватаныңны, туган җирне, туган якны ярату һәм хөрмәт итү, туган халкың хәтерендә яхшы эз калдыру теләге. Саба Туган якны өйрәнү музеенда «Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз»  дип исемләнгән патриотик сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләт рухы, ата-бабаларыбызның тырышлыгы өчен горурлык хисе уяту. Чара барышында укучылар Саба районы Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат тупладылар, аларның батырлыклары һәм тормышлары турында белделәр. Шулай ук «Солдат хатлары» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

    18 май көнне "Игенче" ҖЧҖдә 2023 елгы сезонга азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычлары әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.

Саба муниципаль районында муниципаль юл фондының калган акчасы хисабына Шәмәрдән авылында юл билгеләренең цинкланган баганаларын урнаштыру

Тэги: окс

2023 елның 14 нче маенда Казан шәһәренең «Черное озеро» паркы акваториясендә ТР укучылары арасында судомодельләштерү спорты буенча ачык беренчелек узды (сезонны ачу).

Тэги: Мәгариф идарәсе

 ООО "Мелиорация-Сервис" подрядчы оешмасы тарафыннан Иләбәр авылы Мелиораторлар урамындагы 6нчы күпфатирлы йортның вентиляция каналларын һәм төтен чыгаргычларын ремонтлау

Тэги: окс

Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

Гипертония вакытында дөрес туклану

12 майда Миңгәр авыл китапханәсендә халыкара шәфкать туташы көненә багышланган "Медицина һөнәре - җан чакыруы!" дигән танып белү сәгате узды.  Китапханәче озак еллар Миңгәр ФАПда эшләгән шәфкать туташы А.И. Зиятдинованы чакырды. Чара барышында Алсу Ибраһим кызы үзенең авыр һәм җаваплы, әмма бик кызыклы һәм мөһим эше турында җентекләп сөйләде, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара барышында шәфкать туташы балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Чара азагында китапханә мөдире Алсу Ибраһим кызы һөнәри бәйрәме белән котлады һәм  хезмәтендә сабырлык һәм уңышлар теләде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора.  Тимершык авылы эшмәкәрләре-иганәчелэре Дамир Исмагыйлов һәм Эльмир Ибрагимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.

 Кызыл-Мишә авылында зират җыештыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Гилаҗиева Зөлхәбирә Гилаҗи кызы 1933 елның  18 майда Саба районы Ак Күл Бигәнәй авылында  дөньяга килә. Зөлхәбирә апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. Әтисе сугышта һәлак була.  1958 елда Югары Шытсу  авылы егете Хатыйп  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен- Зөлхәбирә апа,  кайнанасы  белән бик тату гомер итә. Аның фатихасын алып соңгы юлга озата.      Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Зөлхәбирә апаны,   бергә гомер иткән газиз ире 1972 елда мәрхүм була. Бик яшьли тол калган Зөлхәбирә апа балаларын-  1 кызын, 3 улын бик тәртипле  итеп устерә.  Ул “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары урман хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләгән. Аның эш стажы 40 ел.  Зөлхәбирә  апаның 9 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул Югары Шытсу авылында кече улы Данис һәм килене Гөлназ тәрбиясендә гомер итә.   Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Зөлхәбирә апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International