ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Игенче" ҖЧҖ дә территорияләрне  чистарту һәм яшелләндерү  эшләре дәвам итә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Китапханәдә әдипләр белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм, ә якташ әдипләр  белән очрашу-икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр, гадәттә, гомер буе истә кала. 17 май көнне, Саба район китапханәсендә "Якташларны белик" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунагы якташ шагыйрәбез  Миннегөл  апа Манихова иде. Очрашу барышында Миннегөл апа Манихова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләренең язуга рухландырган тарихларын сөйләде. Шагыйрәнең “Әниемә булышам”, “Язмышыма рәхмәтлемен”, “Күңел түрендәге хәзинә” шигырьләр китапларына күзәтү ясалып, укучылар  тарафыннан “Китап укы!”, “Әниемә булышам”,  “Тукай телле халык без!”, “Укытучыма” һ.б. шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. Чара ахырында шагыйрә: “Күзәтергә бар дөньяны, заманнан артта калма” - дип  “Без-замана балалары” шигырен укыды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Байлар сабасының Тукай урамында ВКЛ-0,4 кВ Л.3 КТП-98314 реконструкцияләү

Тэги: окс

"Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССҮнең терапия бүлеге бинасын капиталь ремонтлау эшләре.Подрядчы оешма ООО "ПМК 159"

Тэги: окс

16-18 май көннәрендә Казан шәһәрендә төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләрен комплекслы үстерү һәм идарә итү максатларында федераль һәм республика программалары кысаларында "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фонды тарафыннан ТР җирле үзидарә органнары өчен иҗтимагый киңлекләр территорияләре белән эшләү буенча укыту уза.

Тэги: окс

Шәмәрдән авыл җирлегендә Төзүчеләр урамы 7, 8 нче номерлы йортлар ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

15.05.2023 елдан 25.05.2023 елга кадәр Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча халык сорауларына җавап бирәчәк.

«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында » вак моториканы яхшырту өчен  даими  рәвештә дәресләр уздырыла. Вак  моториканы  яхшырту  дәресләре, баш миенең нинди дә булса җәрәхәт алган очракларда  киңәш ителә. Мондый күнегүләр хәтер белән нинди дә булса проблемалар булган кешеләргә дә ярдәм  итә. Әмма сәламәт кешеләргә дә  бу  күнегүләрдән баш тарту  дөрес  тугел. Бу күнегүләр  хәтерне  ныгытырга, иҗади  сәләтне арттырырга бик нык  ярдәм  итәләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Корыган агачлар киселә, чүп- чар җыештырылып түгелә.

 

Халыкара гаилә көне уңеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Гаилә” паркында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция оештырдылар. Паркта ял итүче гаиләләргә халыкара гаилә көне турында мәгълүмәт бирелде, гаиләгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәсмәсе белән таныштырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International