16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.
Бүген Бөтендөнья гипертониягә каршы көрәш көне.
16 майда управления белгечләре тарафыннан ООО"Саба"ның Явлаштау, Мичан, Тимершык бүлекчәләре белән терлекчелек буенча җитештерү киңәшмәсе үткәрелде
Республика урманнарында яңа туган поши балалары барлыкка килде. Беренче ике атнада балалар ярдәмчесез сыман күренәләр һәм әниләре артыннан өлгермиләр. Алар нәзек кенә сыгылма аяклары белән, еш кына егыла-егыла, ялгыз йөриләр. Поши баласын ташлап киткәннәр дип уйларга мөмкин.
2023 елның 14-16 маенда Байлар Сабасы бистәсендә 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча 230 спортчы катнашкан «Саба Опен» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Саба районы спортчылары түбәндәге разрядларда чемпион һәм призер булдылар:
Ялгыз категориядә
1 урын- Зәйниев Айназ, Рәхимов Әдел, Сафина Элина
2 урын - Идрисов Нияз
Парлы категориядә
1 урын- Зәйниев Айназ-Неганов Данил (Өфө)
2 урын- Рәхимов Әдел-Идрисов Нияз, Сафина Элина - Мөштәкова Ясмина (Әлки)
3 урын - Равилин Әдел - Исмәгыйлев Эмиль (Казан), Сафин Агләм-Хөсәенов Арслан (Казан), Латыйпов Рөстәм-Ибраһимов Илдар (Алексеевск), Борһанов Данияр-Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)
Катнаш парлы категориядә
1 урын-Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Әлки)
2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина
3 урын-Рәхимов Әдел-Шәйхулова Элина (Әлмәт).
Җиңүчеләрне, призерларны, катнашучыларны, тренерларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез.
Бүген 16 майда Казан шәһәрендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча РСШОР Республика беренчелеге узды. Безнең спортчыларыбыз Фазлиева Амалия-2 урын, Попова Альбина-3 урын алды. Фехтование бүлеге тренерларын һәм спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре алып барыла.
Бүгенге көндә бухгалтерлык хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: алар бухгалтерлык хисабын тиешле дәрәҗәдә белгән, зур күләмдәге мәгълүмат һәм махсус компьютер программалары белән эшли белә торган профессионал булырга тиеш. Бухгалтер эше кайвакыт гел бертөрле булып тоела. Чиксез саннар, салым хисабы - кемгә ошарга мөмкин кебек мондый бертөрле эш? Ә чынлыкта бик кызыклы эш ул бухгалтерлык эше.
Саба районында көзге культураларны гербицид белән эшкәртү тәмамлана
2023 елның 16 маенда Саба районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Көн саен сатып алу, теге яки бу хезмәтләр алу – без барыбыз да кулланучылар. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында дистанцион сатып алу-сату ысуллары популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында игълан ителгәнгә туры килүен һәрвакытта да тикшереп булмый. Иртәгә бүгенге мәктәп укучыларына моның белән очрашырга туры киләчәк.