"Saba Open"бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

2023 елның 14-16 маенда Байлар Сабасы бистәсендә 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча 230 спортчы катнашкан «Саба Опен» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Саба районы спортчылары түбәндәге разрядларда чемпион һәм призер булдылар:

Ялгыз категориядә 

1 урын- Зәйниев Айназ, Рәхимов Әдел, Сафина Элина

2 урын - Идрисов Нияз 

Парлы категориядә

1 урын- Зәйниев Айназ-Неганов Данил (Өфө)

2 урын- Рәхимов Әдел-Идрисов Нияз, Сафина Элина - Мөштәкова Ясмина (Әлки)

3 урын - Равилин Әдел - Исмәгыйлев Эмиль (Казан), Сафин Агләм-Хөсәенов Арслан (Казан), Латыйпов Рөстәм-Ибраһимов Илдар (Алексеевск), Борһанов Данияр-Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)

Катнаш парлы категориядә 

1 урын-Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Әлки)

2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина

3 урын-Рәхимов Әдел-Шәйхулова Элина (Әлмәт).

Җиңүчеләрне, призерларны, катнашучыларны, тренерларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International