Бухгалтерлар бүген бухгалтерлык хисабын тиешле дәрәҗәдә белгән, зур күләмдәге мәгълүмат һәм махсус компьютер программалары белән эшли белә торган профессионаллар булырга тиеш

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бүгенге көндә бухгалтерлык хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: алар бухгалтерлык хисабын тиешле дәрәҗәдә белгән, зур күләмдәге мәгълүмат һәм махсус компьютер программалары белән эшли белә торган профессионал булырга тиеш. Бухгалтер эше кайвакыт гел бертөрле булып тоела. Чиксез саннар, салым хисабы - кемгә ошарга мөмкин кебек мондый бертөрле эш? Ә чынлыкта бик кызыклы эш ул бухгалтерлык эше. Үзәкләштерелгән бухгалтерияда эшләүчеләр шулай уйлый. Мәсәлән, хезмәт хаклары буенча исәп-хисап бүлеге агымдагы елның 1 гыйнварыннан эшчәнлекне гамәлгә кертелгән яңалыклар белән алып бара. Ай саен төгәл итеп хезмәткәрләрнең саны, хезмәт хакы буенча отчет, мәгълүмат тапшырылып барыла. Бүгенге көндә бухгалтерлар социаль иминият һәм пенсия фондына тапшыру буенча бердәм формадагы мәгълүмат отчетлары өстендә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International