1993 нче елдан бирле, 15 нче май халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Һәркемгә елмаю" акциясе узлырдылар. Акция барышында, бәйрәм белән котлап, балаларга шарлар таратылды.
15 майда Липецк шәһәрендә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирның соңгы көнендә Татарстан спортчылары 4 медаль яулады. Ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары: халыкара класслы спорт мастеры Батыршина Зилә һәм шулай ук стендка ату буенча спорт мастеры Садыйков Салават катнашты.
Хатын-кызлар арасында Россия команда чемпионатының алтын медален – “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина һәм аның командасы алды. Алар 225 тәлинкәнең 214енә тидереп, беренчелеккә чыкты. Россия команда чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы Липецк өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре командаларын узып, ышанычлы җиңү яулады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Татарстанда тернәкләндерүнең техник чараларына 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән
"Саба PYX" ДАСУ
2023 елның 12-14 маенда Казан шәһәрендә Яшүсмерләр арасында мәктәп волейбол лигасы финалы узды. Шемордан авыл җирлеге җыелма командасы 3 урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
8 майда Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы парад-митинг узды. Бәйрәм чарасы авыл оешмалары парадыннан башланды. Митингта шул куркыныч вакыт турында тирән шигырьләр яңгырады, тирән , үткен сүзләр әйтелде, театральләштерелгән эпизодлар күрсәтелде. Совет сугышчыларының якты истәлеге алдында башларын иеп, бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Шәмәрдән “Үсеш” лицееның егетләр командасы Казанның Волейбол үзәгендә Татарстанның Ⅴ сезон «Мәктәп волейбол лигасы» финал уеннарында 3нче призлы урынны алды.
Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.