ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Су ремонтына бәйле рәвештә, городокта һәм шәхси йортларда, 16.05.2023  9:00 сәгатьтән, төзекләндерү эшләре беткәнче, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.

    Байлар Сабасында яшәүче Алия һәм Илназ Фәттаховлар  гаиләләрендә туган өченче сабыйларын теркәүдә  «Бала туу» суперсервисы хезмәтен кулланды. Баланың  әти-әнисе ЗАГСка килмичә генә  барлык мәгълүматларны раслап, сабыйга исем сайлап, ЗАГСка электрон гариза юллады. Кечкенә Риназ Бөек Җиңү бәйрәме –   9 май көнне  туган, ул  районда беренче тапкыр  яңа хезмәт кысаларында онлайн рәвештә теркәлде.  Бүген, 15 май – Халыкара  гаилә көнендә район үзәк хастаханәсеннән тантаналы рәвештә нәни Риназ Фәттахов өенә озатылды. Аны ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Гөлнар Шәфыйкова һәм Дәүләт автоинспекциясенең  Саба районы бүлеге начальнигы, полиция майоры  Марат Гаязов, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова, хастаханә җитәкчелеге тәбрикләделәр.

2023 нче ел «Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә күп еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

   Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Бюджет акчалары исәбенә әлеге эшләрне Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч, Чистай районнары территориясендә, шулай ук Казан шәһәрендә 55 кадастр кварталында башкару планлаштырыла.

    2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин, җирлек башлыгы Гәрәев Айдар катнашында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. 

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    2023 елның 15 маеннан 26 маена кадәр «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Саба филиалы барлык теләүчеләргә Талпан һөҗүменнән индивидуаль саклану кагыйдәләре мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк, әгәр талпан кадалса, нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә, талпан суыртылганда энцефалитка уңай нәтиҗә булганда кая мөрәҗәгать итәргә, шулай ук төп талпаннар турында сөйләячәкләр авыру билгеләре һәм кайда талпан энцефалитыннан прививка ясарга мөмкин.

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Муниципаль этапка 16 мәктәптән йөзгә якын эш кабул ителде.

    Саба районында, 15 май - Халыкара Гаилә көнендә, әлеге конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре тәбрикләнде.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International