Байлар Сабасы бистәсенең Тынычлык урамы территориясендә 9 нчы Май - Җиңү көнен билгеләп үтелгәннән соң утыртылган агачлар һәрдаим тәрбияләүгә мохтаҗ. Биредәге агачлар бистәнең Җиңү аллеясын тәшкил итә. Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе эшчеләре агачларны тәрбияләп, су сибеп, карап торалар. Киләчәктә биредә үткәннәр хәтирәләрен барлаучы һәм киләчәккә юл салучы матур аллея булыр дип ышанып калабыз.