Байлар Сабасында яшәүче Алия һәм Илназ Фәттаховлар гаиләләрендә туган өченче сабыйларын теркәүдә «Бала туу» суперсервисы хезмәтен кулланды. Баланың әти-әнисе ЗАГСка килмичә генә барлык мәгълүматларны раслап, сабыйга исем сайлап, ЗАГСка электрон гариза юллады. Кечкенә Риназ Бөек Җиңү бәйрәме – 9 май көнне туган, ул районда беренче тапкыр яңа хезмәт кысаларында онлайн рәвештә теркәлде. Бүген, 15 май – Халыкара гаилә көнендә район үзәк хастаханәсеннән тантаналы рәвештә нәни Риназ Фәттахов өенә озатылды. Аны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова һәм Дәүләт автоинспекциясенең Саба районы бүлеге начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова, хастаханә җитәкчелеге тәбрикләделәр.