Шәмәрдән авыл җирлегендә Парад – митинг узды.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

8 майда Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы парад-митинг узды. Бәйрәм чарасы авыл оешмалары парадыннан башланды. Митингта шул куркыныч вакыт турында тирән шигырьләр яңгырады, тирән , үткен сүзләр әйтелде, театральләштерелгән эпизодлар күрсәтелде. Совет сугышчыларының якты истәлеге алдында башларын иеп, бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International