Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында Азина урамы буенча тротуар төзелеше
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасында 25 торак йортка компакт торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү
ТР сәламәтлек саклау медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы "Сәламәтлек-2023". Кукмара шәһәре
Байлар Сабасы ш.т.б.дә Тукай урамында урнашкан паркны төзекләндерү (1 чират)
19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.
18 майда Лесхоз мәдәният йортында тулы гөмбәзле кино форматында күрсәтү оештырыла
Дөньяда ел саен 15 майда Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 18 майда Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында концерт оештыралар һәм үткәрәләр
Беренче карашка, китапка нигез салу кебек гади әйбер, җентекләбрәк каралганда, бик гади түгел һәм хәтта үз, күп гасырлык һәм бик кызыклы тарихы бар.
18 майда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениелэре арасында республика шахмат-шашка турниры узды. Анда безнең приют балалары да катнашты. Федорова Анастасия шашка буенча 1 урынны, Зәйниева Аделия шашка буенча 4 нче урынны, Карсаков Максим шахмат буенча 4 нче урынны, Галимов Фәнил шахмат буенча 5 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!
18 май көнне Саба Үзәк китапханәсендә “Бер очрашу – бер гомер!” дип исемләнгән, “Безнең гәҗит” газетасының 20 еллыгы уңаеннан, баш мөхәррир, танылган журналист Илфат Хәким улы Фәйзрахманов белән очрашу кичәсе булды. Чарада китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары”, “Сөембикә” клублары әгъзалары, китапханәчеләр, газетаны яратып укучылар, хәбәрчеләр катнашты. Илфат Фәйзрахманов газетаның эшчәнлеге, язмаларны дөрес итеп язу тәртипләре турында сөйләде. Газета тормышында актив катнашучыларны бүләкләде. Катнашучылар Илфат Фәйзрахмановның шәхси тормышы, туган авылы белән бәйләнеше, кызыксынулары турында кызыклы сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм эчтәлекле узды.