ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда "Идел" спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча ачык беренчелеге узды.5 лигада безнең Гыймадиева Азалия финалда Мамадыш районы спортчысыннан узып, мактаулы 2 нче урынны алды.

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Ямьле Саба" яр буенда, районыбызда   матур традициягә әйләнгән, фән олимпиадаларында  катнашып, күркәм уңышларга ирешкән укучылар, аларның әти-әниләре,  укытучыларын,  “Ел укытучысы – 2023”  исеменә лаек булган мөгаллимнәрне  хөрмәтләү тантанасы узды

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
май, 2023 ел
шимбә

Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Олы Нырта авыл китапханәсе мөдире балалар өчен « Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине»дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар борынгы заманнар тарихы дөньясына чумдылар һәм борынгы болгарлар мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук китапханәче дөнья диннәренең берсе – ислам тарихы, мөселман традицияләре һәм Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләренең яңадан торгызылуы турында сөйләде. Ул Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга игътибар итте, алар казулар, рухи хәтер үзәкләре, шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге төрле казанышлар белән таныштыра. Икенче өлештә "Әдәби алан" проекты буенча эшне дәвам итәләр, табышмакларга , милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга күзәтү үткәрәләр, җавапларны үз дәфтәрләренә язалар.

Тэги: мәдәният бүлеге

Хуҗалыкларда азык әзерләү техникасын һәм азык саклау урыннарын тикшерү

Тэги: УСХИП

Кичә Кукмара шәһәрендә ел саен ТР сәламәтлек саклау медицина хезмәткәрләренең региональ спартакиадасы узды. Саба, Арча, Әтнә, Балтач районнары һәм Кукмара шәһәре медицина учреждениеләре командалары ярышты.

18 май көнне Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә фән олимпиадалары җиңүчеләрен, Федераль дәрәҗәдәге ярышларда Республикабыз данын яклаган укучыларны әзерләгән укытучыларны, остазларны хөрмәтләү тантанасы булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17-19нче май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Президент ярышларының  финал этабы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
май, 2023 ел
җомга

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килде, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелде.

Бүген «Сабантуй» күңел ачу үзәгендә «Без – илебез киләчәге» дигән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I муниципаль яшьләр форумы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International