«Без – илебез киләчәге» район форумы

2023 елның 19 мае, җомга

1922 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелә. Бу көннән пионер оешмасының тарихы языла башлана.  Соңыннан пионер оешмасына алмашка күп кенә балалар иҗтимагый оешмалары, Россия укучылар хәрәкәте килә. 2022 елда РДШ урынына яңа РДДМ оешмасы (Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте) килде. 2022 елның 14 июлендә РФ Президенты тарафыннан «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында» 261-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды, аның максатлары арасында, аерым алганда, балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен алып баруга ярдәм итү, балаларны тәрбияләүдә, аларның һөнәри ориентациясен оештыруда, балаларның ялын оештыруда катнашу, аларны һәрьяклап үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру, балаларны һәм яшьләрне җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү.

Бүген «Сабантуй» күңел ачу үзәгендә «Без – илебез киләчәге» дигән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I муниципаль яшьләр форумы булып узды. Районыбызның барлык мәктәпләрендә РДДМның 20 беренчел бүлеге булдырылды. «Без – илебез киләчәге" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I муниципаль яшьләр форумын ачуны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А. Ш. Ханафиева башкарды.

Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 13  юнәлеш буенча эшли. Алар балаларның сәләтләрен һәм талантларын үстерү, волонтерлык эшчәнлеге, иҗат өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  Форум барышында активистлар балалар оешмалары тарихлары белән таныштылар һәм РДДМ юнәлешләре буенча иҗади визиткалар күрсәттеләр. Командаларның иң яхшылары экскурсиягә бару өчен автобус белән бүләкләнделәр.

Тантаналы өлештән соң балалар өчен саф һавада күңел ачу уеннары оештырылды.

 #РДДМ #ДвижениеПервых #движениерт #КояшкайСабы  #воспитаниемоинрт #моинрт #мкууправлениеобразованиясабинскогорайона  #сабинскиймуниципальныйрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International