18 май көнне Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә фән олимпиадалары җиңүчеләрен, Федераль дәрәҗәдәге ярышларда Республикабыз данын яклаган укучыларны әзерләгән укытучыларны, остазларны хөрмәтләү тантанасы булды.
Шәмәрдән лицее “Үсеш” директоры Илфат Рөстәм улы Мөхәмәтов 2022-2023 нче уку елында лицей укытучылары Бөтенроссия укучылар олимпиадасын әзерләүдә актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Быелгы уку елында “Шәмәрдән лицее “Үсеш” Республика, Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар саны буенча Татарстан Республикасында иң яхшы мәктәп булды.
Лицейның барлык укытучыларына, укучыларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерәбез, Фән һәм мәгариф өлкәсендә яңа казанышлар телибез.