"Ямьле Саба" яр буенда, районыбызда матур традициягә әйләнгән, фән олимпиадаларында катнашып, күркәм уңышларга ирешкән укучылар, аларның әти-әниләре, укытучыларын, “Ел укытучысы – 2023” исеменә лаек булган мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Аларның һәрберсен район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов тәбрикләде.