«Медицина һөнәре - җан чакыруы!" танып белү сәгате

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

12 майда Миңгәр авыл китапханәсендә халыкара шәфкать туташы көненә багышланган "Медицина һөнәре - җан чакыруы!" дигән танып белү сәгате узды.  Китапханәче озак еллар Миңгәр ФАПда эшләгән шәфкать туташы А.И. Зиятдинованы чакырды. Чара барышында Алсу Ибраһим кызы үзенең авыр һәм җаваплы, әмма бик кызыклы һәм мөһим эше турында җентекләп сөйләде, шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара барышында шәфкать туташы балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Чара азагында китапханә мөдире Алсу Ибраһим кызы һөнәри бәйрәме белән котлады һәм  хезмәтендә сабырлык һәм уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International